news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чит өлкәләргә татар мәктәпләренә әсбаплар өчен акчалата ярдәм артачак

Башка төбәкләрдәге милләттәшләргә милли костюмнар тегү өчен дә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.

 Чит өлкәләргә татар мәктәпләренә әсбаплар өчен акчалата ярдәм артачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Чит өлкәләрдәге татар мәктәпләренә әсбаплар өчен акчалата ярдәм артачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

«Без ел саен үзебезнең чит төбәкләрдәге татар мәктәпләренә 5 млн сумлык әсбаплар бирә идек. Аннары ул 3 млн сумга калды. Быел 14 млн сум акча табып, бөтен мәктәпләргә әсбаплар таратачакбыз», — диде ул.

Васил Шәйхразиев сүзләренчә, өлкәләргә барып, татар халкының үсеш стратегиясе турында сүз алып барганда, милләттәшләрнең зарын ишетергә туры килә. «Апалар торалар да, „страгегия, саннар сөйлисез, безнең бит чыгып җырлар өчен костюмнарыбыз, баяннарыбыз да юк“ диләр. Шуңа күрә стратегия проектына өлкәләрдәге актив оешмаларга костюмнар тегәргә ел саен 8 млн сум акча бирүне керттек», — диде.

Милли шура рәисе төбәкләрдәге кайбер эшләргә тукталды. «Самара өлкәсендә татар мәктәбенә татар балалары сыймый. Җитәкчедән сорадык, ул ике тапкыр күбрәк татарлар җыярга була дип, яңа мәктәп бирде, ләкин ул шәһәр кырында, татарлар „анда йөрмибез“ диләр. Хәзер шул мәктәп янындагы кечкенә генә МЧС бинасын бирделәр. Акча табып, ремонт кына ясарга кирәк. Татар балаларын тагын 30 процентка арттырырга була», — диде.

Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе программасы буенча милли чараларга финанслау арттырылганын әйтте. «Быел идеологик яктан да, финанс ягыннан да сөйләшеп бетереп, бөтен яктан ризалык алып, стратегияне төзеп бетереп, кабул итсәк, яхшы булыр иде. Зур проект әзер булу белән сезгә җиткерербез», — диде.

Тик, аның сүзләренчә, сораулар да килеп чыга. «Без идеологик ягын карыйбыз, чөнки без бит «Кем мин татар булмагач» дигән девиз керткән идек. Кайбер татарлар «Сез нигә андый девиз куясыз? Ул чагында бит татар турыдан-туры җавап бирә, «әле уйлап йөри идем, сез башка бәреп сорагач, ярар, мин татар түгел инде, китәм» дип әйтүчеләр дә булырга мөмкин диләр». — ди.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100