news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

YouTube каналында татар яшьләрен таныштыручы яңа проект барлыкка килде

Проектта катнашучылар танышуның нинди форматта булачагын алдан белми.

YouTube каналында татар яшьләрен таныштыручы яңа проект барлыкка килде
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан дәүләт университетының Милли һәм глобаль медиа кафедрасы студентлары татар яшьләрен таныштыру өчен яңа YouTube-проект башлаганнар.

Бер төркемдә укучы студентлар Әдилә Закирова һәм Лилия Низамова татар яшьләрен таныштыру һәм YouTube каналында сыйфатлы татарча контент булдыру максаты белән видеолар төшерә башлаган.

«Идея бар, ә техника юк иде. Без очраклы рәвештә диярлек „Татмедиа“ бинасына эләктек һәм шунда „Яшь Татмедиа“ белән берлектә канал ачарга булдык», — дип сөйләде Әдилә Закирова.

Беренче видео социаль тәҗрибә форматында булган. Алар психологиядәге 36 сорау теориясен тикшерә. «Таныш булмаган егет һәм кыз махсус әзерләнгән сорауларга җавап бирде. Шул рәвешле алар бер-берсе белән таныша, ә аудитория бүгенге татар яшьләренең тормышын күзаллый ала», — ди проект авторлары.

Кызлар проектта катнашу өчен егет табуның авыр булуын сөйләделәр. Проект авторлары сүзләренчә, беренче видео яшьләргә ошаган. «Яңа видеоларда танышу һәм аралашу форматлары бөтенләй икенче төрле булачак, ул бер теориягә кайтып калмый. Проектта катнашучылар үзләрен ни көтәсен алдан белми», — ди алар.

Видеолар «Шаукым» каналында чыгып барачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100