Татарстанда яшәп, татарчаны белмәү оят булыр иде — КФУда татар теле курслары башланды

Татар теле курсларына рус, төрек, төркмән, чуваш, монгол, казах һәм башка милләт вәкилләре язылган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында барлык теләүчеләр өчен татар теле курслары башланды.

«КФУда филология һәм төрки телләр юнәлешендә магистратурада белем алам һәм төркмән белән татар телләрен чагыштырма аспектта өйрәнәм, шул хакта фәнни хезмәт язам. Татарстанда була торып, татар телен белмәү минем өчен оят булыр иде», — диде Төркмәнстаннан Довлет Денгизов.

Татар теле курсларына меңнән артык кеше язылган. Курсларга КФУның Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә дә старт бирелде. Килүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре һәм төрле һөнәр ияләре бар.

Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов татар теле курсларын 2011 елдан бирле уздырылуын искәртте. «Курслар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең матди ярдәме белән оештырыла. Барыгызга да тырышлык һәм сабырлык телим», — диде ул сәламләү сүзендә.

«Казанлылар һәм башка милләт кешеләре татар телен өйрәнергә тели. Дәресләр май ахырына кадәр укытылачак һәм татар телендә сөйләшә алырлык дәрәҗәгә җитәрсез дип уйлыйм. Аралашуга басым ясалачак, грамматика да исәпкә алыначак», — диде курсларың җитәкчесе, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова.

Монголиядән килгән Шархуу Саранчимэг фикеренчә, Татарстанга килгән һәр кеше татар телен белергә тиеш. Кытайдан Даулань Майэрхали һәм Казахстаннан Нуэрбатисии Бахэти татар җырларын тыңларга һәм татар халык ашларыннан өчпочмак, гөбәдия, чәч-кәк белән тукланырга яратуларын сөйләделәр.

Абайхан Мөхәммәд Искешәһәрдән килгән, әнисе — кырым татары, әтисе — карачай. Татар теле төрек теленә охшаш булганлыктан, өйрәнүе кыенлык тудырмавын әйтте. «Искешәһәрдә татарлар бар, анда да татар сөйләмен ишетергә була. Казанга өч ел элек килдем. Татарча рәхәтләнеп сөйләшә алам», — диде ул.

«Мин — чуваш кызы. Татар һәм чуваш телләре — тугандаш телләр. Шунлыктан татар теле курсларына язылырга булдым. Татар сөйләмен узган ел гына ишеттем һәм бик ошаттым. Охшаш сүзләр дә күп, мәсәлән, суган сүзе бер үк. Татар җөмләсен ишетәм икән, мәгънәсен аңлыйм. Татарстанда булганга күрә, татар телен бераз гына булса да өйрәнәсем килә», — диде Чувашиядән килгән Виолетта Аниферова.

Анкарадан төрек милләте вәкиле Нагехан Пенпеджи татар тарихы белән кызыксынуын сөйләде. «Хәзерге вакытта иркен аралаша алмыйм, чөнки Татарстанга узган ел гына килдем. Шулай да татарча камил сөйләшергә өйрәнәсем килә», — дип аңлатты ул.