news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан шәһәрендәге мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тантанада катнашкан.

Әстерхан шәһәрендәге мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды
https://tatar-congress.org

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Әстерхан шәһәрендә Тукай исемендәге 74 нче номерлы мәктәп янында Габдулла Тукайга бюст ачылды.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Әстерхан өлкәсенә сәфәре барышында шушы мәктәпкә дә килде.

«Анда ул укытучылар һәм укучылар белән аралаша, мәктәп тормышы белән таныша. Казаннан кунаклар килгән көн икеләтә бәйрәм булды. Мәктәп ишегалдында Габдулла Тукайга бюст ачылды. Милли Шура рәисе әлеге тантанада катнашты», диелә бу хәбәрдә.

Васил Шәйхразиев Тукай исемендәге скверда 2013 елның май аенда ачылган һәйкәлгә дә чәчәкләр салган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100