news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы Оренбург өлкәсендә

Оренбург өлкәсенең татар активыннан тыш, чарада Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чуашстан республикалары вәкилләре дә катнашты.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы Оренбург өлкәсендә
tatar-congress.org

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы тантанасында катнашты. Биредә Идел буе федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре юбилей әләменә үз субъектларының флаг миниатюраларын беркетте.

Чара Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев милләттәшләрне сәламләп, 2019 елның 19 декабрендә Казан Кремле территориясендәге Татарстан Республикасы Президенты резиденциясендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы узуын әйтте.

«Агымдагы елның 30 гыйнварында Бурятиядә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы эстафетасы старт алды. Бүген ул Оренбург өлкәсенә килеп җитте. Белгәнегезчә, быел бик мөһим вакыйга — Бөтенроссия халык санын алу булачак. Мин сезне бу чарада җаваплы булырга чакырам», — диде Милли шура рәисе. Шулай ук ул, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, Татарстанда сатыла торган продукциягә ТАССР логотибын урнаштыру өчен сертификатлар бирелә башлавы турында да искәртеп узды.

Оренбург өлкәсенең татар активыннан тыш, чарада Киров, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Пермь крае, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия һәм Чуашстан республикалары вәкилләре дә катнашты.

Тантана Татарстан Республикасы артистлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100