news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Иң бүлгәләнгән милләт — татарлар

Шушы бүлгәләнүләр аркасында татарга куркыныч яный, ди тарихчы.

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Иң бүлгәләнгән милләт — татарлар
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында баручы «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елгы җанисәп турында сөйләштеләр. Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин татарлардан кала бүтән бер милләттә дә шуның хәтле күп субэтносларга бүленү юк икәнлеген әйтте.

«Иң бүлгәләнгән милләт — ул татарлар. Бүтән бер милләттә дә, руслар булсын, украин булсын, башкорт булсын — берсендә дә шулхәтле диалектларга, субэтносларга бүлү юк, ул татарларда гына бар. Шуңа күрә иң зур куркыныч та безнең милләткә яный», — диде ул.

Илнар Гарифуллин татарларның сан буенча икенче урында торуларын һәм моның сәяси фактор булуын да билгеләп үтте. «Без Россиядә сан буенча икенче урында. Бу сәяси фактор да. Россиядә саныбызны киметү — ул сәяси проблема булып чыга. Чөнки татарның санын киметсәң, аның сәяси статусы кими. Димәк, аны бүтән яклап та изеп була», — дигән фикердә ул.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков та бу мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, 2010 елгы җанисәптә татарны төркемнәргә бүлү барып чыкмаган.

«Соңгы ике җанисәп безгә бер әйберне ачык күрсәтте: татарны кырык биш төркемгә бүлү теләге барып чыкмады. Татарның бер проценты гына үзен башка төрле итеп яздырды. Аларның да төп өлеше — керәшеннәр. Алар да хәзер аерым халык булып теркәлде», — диде ул.

Дамир Исхаков әйтүенчә, үзләрен мишәр дип яздыручылар меңнән кимрәк. «Аз гына Әстерхан татарлары, Себер татарлары бар. Кечкенә санда мишәрләр бар, алар меңнән кимрәк. Һәм иң кызыгы, 700 кеше чамасы болгарлар килеп чыкты. Гомуми нәтиҗә ясаган вакытта болгарларны славян-болгарлар рәтенә керттеләр», — дип әйтте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100