news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Руслан Айсин: Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә

Җанисәптә эш һәр кешенең намусыннан һәм акылыннан тора, ди сәясәт белгече.

Руслан Айсин: Башка милләт булып язылган кеше Аллаһы Тәгалә фәрманына хыянәт итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Татарстан — Яңа Гасыр» телеканалында чыгучы «Таяну ноктасы» тапшыруында 2020 елда узачак халык исәбен алу турында сөйләштеләр. Сәясәт белгече Руслан Айсин башка милләт кешесе булып язылуны Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга хыянәт итү дип атады.

«Монда эш һәр кешенең намусыннан һәм акылыннан тора. Әгәр дә син башка милләт кешесе булып языласың икән, димәк син үзеңә хыянәт итәсең, бабаларыңа хыянәт итәсең һәм Аллаһы Тәгалә биргән фәрманга да хыянәт итәсең», — диде ул.

Руслан Айсин Аллаһы Тәгалә биргән милләт принципларын югалтуны рухи байлык коелып төшү белән тиңли.

«Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримдә әйтә: без сезне халыклар итеп бар иттек һәм җирдә тараттык, ди. Бу ясалма конструкция түгел. Безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан милләт, тел принциплары бирелде. Әгәр дә аларны югалтсак, безнең бөтен рухи байлыгыбыз коелып төшәчәк», — дип белдерде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100