news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мин татарча сөйләшәм!» яңа җанлы музыка бәйгесе игълан итә

Гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә. 9 мартта «Мин татарча сөйләшәм!» оештыручылары 10 иң шәп башкаручыны билгеләячәк.

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ"). «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе оештыручылары яңа җанлы музыка бәйгесе игълан итә. Бу хакта Вконтакте челтәрендә белдерү эленгән.

берүзең яки төркем белән тере аккомпанементка җыр башкарырга (рэперлар өчен «минус"ка да укырга ярый) һәм аны видеога төшерергә кирәк (профессиональ камерамы, телефонмы — аермасы юк. Яңа җырларга өстенлек бирелә. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми).

Гаризаны тутыру өчен сылтама — https://clck.ru/MHDE9

Гаризалар 8 мартка кадәр кабул ителә. 9 мартта «Мин татарча сөйләшәм!» оештыручылары 10 иң шәп башкаручыны билгеләячәк.

Сайлап алынган 10 катнашучы видеолары 10 март көнне «Мин татарча сөйләшәм» төркемендә эленәчәк.

Тавыш бирү 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ике җиңүче булачак: иң күп тавыш җыйган һәм оештыручылар тарафыннан сайланган. Алар 26 апрель көнне Бауман урамында «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100