Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» ачылды
Беренче очрашу генерал-майор Минзакир Әбсәләмовка багышланган.
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадасына багышланган «Татар кунак бүлмәсе» дип исемләнгән очрашу узган. Кичәдә 18нче укчы Мгин Кызыл байраклы дивизиясе командиры генерал-майор Минзакир Әбсәләмов турында сөйләшкәннәр.
Очрашуда генерал-майор Минзакир Әбсәләмовның сугышчан батырлыкларын һәм 18 нче укчы дивизиянең 1944 елның 26 гыйнварында Тосно бистәсен немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә керткән өлеше искә алынды, дип яза Татарстан Республикасының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге даими вәкиллеге сайты.
Әбсәләмов Минзакир Габдрахман улы Татарстанның Саба районында туып үскән. Совет хәрби җитәкчесе, генерал-майор, хәрби фәннәр докторы, доцент. Үзенең танылган хезмәтләре һәм сугышчан батырлыклары өчен Минзакир Әбсәләмлов Ленин орден һәм тагын дүрт орден: I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Кутузов ордены, Азәрбайҗан СССРның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз