news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин

Онлайн-очрашу вакытында Әфган татарлары Васил Шәйхразиевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм сораган.

Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарлар Әфганстанның рәсми рәвештә танылган унбишенче халкы булырга мөмкин.

Видеоконференциядә катнашучылар Үзәк Азия иле Конституциясенең 4нче маддәсенә татарлар турында искә алу мөмкинлеге турында сүз кузгатты. Аны Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе һәм Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Саманган провинциясеннән Халык йорты (Әфганстан Милли ассамблеясе Түбән палатасы) депутаты һәм Әфганстан татарлары Советы лидеры Мәхдүм Абдалла Мөхәммәди ил Президенты Ашраф Гани исеменә татарлар турында искә алуны дәүләтнең Төп законына кертүне сорап мөрәҗәгать юллануын сөйләде. Аны 180гә якын парламентарий хуплаган.

Мөхәммәди сүзләренчә, татарлар нигездә Әфганстанның төньягында яши, бигрәк тә Саманган провинциясендә бик күп. Конституцияне үзгәртү аларга паспорт һәм туу турында таныклык биргәндә үзләрен татарлар буларак идентификацияләү мөмкинлеге бирәчәк, дип өстәде депутат.

Моннан тыш, онлайн-очрашу вакытында Әфган татарлары Васил Шәйхразиевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм сораган. Абдалла Мөхәммәди Әфганстан татарлары советын Бөтендөнья татар конгрессы структурасына кертү идеясен тәкъдим итте.

Хәзер 2004 елда кабул ителгән Әфганстан Ислам Республикасы Конституциясенең 4нче маддәсендә «Әфган халкы түбәндәге этник төркемнәрдән тора: пуштун, таҗик, хәзәр, үзбәк, төрекмән, белуджи, пашаи, нуристан, аймак, гарәп, кыргыз, кызылбаш, гуджар, брагуи һәм башкалар, диелгән. „Әфган“ төшенчәсе Әфганстанның барлык гражданнарына кагыла».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100