Себердә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен саклау эше активлашкан

Себер татарларының баш киеме, милли киемнәрдәге ханбикә курчагы туристларга тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Соңгы елларда татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча иҗтимагый оешмаларның эше активлашты. Максатчан, тынгысыз җанлы Зөһрә ханым — себер татарларының чын патриоты, заман белән бергә атлаучы, әлегә зур кереме булмаган эшмәкәр дә үзе. Бу турыда «Яңарыш» сайтында хәбәр ителә.

Зөһрә Насыйр кызы үзенең эшчәнлек юнәлеше итеп милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, себер татарларының үзенчәлеген, мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм яклауга юнәлдерелгән хезмәтләр күрсәтүне сайлады.

Ул социаль эшмәкәрлек мәктәбен тәмамлап, социаль эшмәкәр сертификатын ала, шулай ук биредә бизнес буенча дуслар һәм партнерлар таба. Конкурста катнашып, «Иске Себер» сувенир продукциясе ясау буенча остаханә» дигән темага проектын яклый.

Кибет каршындагы остаханәдә әби-бабайлар, декрет ялында булган хатын-кызлар белән өстәмә керемгә ия булачак сувенир продукцияләре җитештерәчәкләр. Мәсәлән, себер татарларының баш киеме «Сарауц», милли киемнәрдәге ханбикә Сүзге курчагы һәм башкалар. Әлеге продукцияне ул истәлекле бүләк рәвешендә туристлар һәм кунакларга да сатарга планлаштыра.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Көнбатыш Себер төбәкләрендә 520 меңнән артык татар яшәгән. Көнбатыш Себер татарларының этник составын өйрәнү бүгенге көндә биредә 190 меңгә якын себер татары яшәгәнен күрсәтә.

Ә калганнары Идел буе һәм Урал буе районнарыннан, аларның токым нәселләре булып торалар. Бу, барыннан да элек, Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр һәм Европа татарларының башка төркемнәре. Себер татарлары элек-электән Урал тауларыннан алып Томь елгасына кадәр дала, урман-дала һәм урман зоналарында яшәгәннәр.

Ә Россия Федерациясеннән читтә себер татарлары җәмгыяте Үзәк Азия һәм Төркиядә дә бар. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклап калу һәм торгызу максаты белән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төзелде. Вагай районында да автономия уңышлы гына эшләп килә.