news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

«Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Татмедиа»да «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар
Рамил Гали

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасында журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Татар рухы һәм каләм» Х Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да бар.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи әйтүенчә, быел бәйге катнашучы төбәкләрнең төрлелеге белән аерылып торган.

«Россиянең алты төбәгеннән гаризалар килде. Беренче тапкыр Краснодар өлкәсеннән эш кабул иттек. Шулай ук Башкортстан, Пермь, Төмән, Удмуртия һ.б. төбәкләре дә бар. Катнашучылар алга таба тагын да артыр дип уйлыйбыз. Киләсе елда да бергәләп җиңүчеләр мәйданында күрешергә язсын», — диде Гөлназ Шәйхи.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә җиңүчеләргә котлауларын ирештерде.

«Алдагы елларда да халыкны матур язмаларыгыз белән сөендерергә, нәтиҗәле эшләргә насыйп булсын. Быел татарлар турында яза торган рус телле басма да катнашты — бу да безнең өчен куаныч», — диде ул.

Быел бәйгегә өч номинация буенча эшләр кабул ителгән.

«Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җиңүчеләр:

  • Шакирова Фәгыйлә Рәшит кызы (Фәгыйлә Шакирова ютуб-каналы);
  • Нигъмәтҗанов Фәнил Нәҗип улы («Теләче» газетасы);
  • Әхмәтҗанова Фәния Кәбир кызы («Ватаным Татарстан» газетасы).

«ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иң яхшы эшләр циклы»:

  • «Идел» журналы;
  • «Аргументы и факты — Регион» (Татарстан) газетасы редакциясе;
  • «Яңа гасыр» каналының «7дней» редакциясе.

«Теле барның — иле бар». 2021 елгы Бөтенроссия халык саны алуга багышланган иң яхшы материал:

  • Еникиев Илдар Ривгать улы (БТК Башкортстандагы вәкиллеге)
  • Кашапова Сөембикә Кыям кызы («Мәдәни җомга» газетасы)
  • Мозаффарова Эльвира Фирдүс кызы («Ирек мәйданы» газетасы)

Һәр номинациядә җиңүчеләргә акчалата премия, диплом һәм чәчәк бәйләмен тапшырдылар.

Жюри тәкъдиме буенча түбәндәге катнашучыларга «Рәхмәт хатлары» һәм истәлекле бүләкләр түбәндәге журналистларга бирелде:

  • Кыямова Мөршидә Галләм кызы / «Идел» журналы
  • «Апас-информ» / җит. Хилавиева Гүзәл Галимулла кызы
  • Ахунова Зәлия Рәфис кызы / «Бәхет ачкычы» радио тапшыруы
  • Мөбәрәкшина Зилә Нияз кызы / «Татар-информ» МА
  • «Тол буйлары» ТРК / җит. Габделхакова Җәүһәрия Сәетгали кызы
  • Нигъмәтҗанов Ирек Гарифулла улы / «Гаилә һәм мәктәп» журналы
  • «Без бергә”газетасы редакциясе
  • «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ Яңалыклар хезмәте / «Ай да Татарстан”сюжетлар циклы
  • «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ / «Ком сәгате» тапшырулары
  • «Хозур» нәшрият йорты / җит. Хәмидуллин Ришат Әхтәм улы
  • Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы / «Актаныш-информ»
  • «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ / «Без-татарлар» фильмы
  • Сафиуллина Рузия Фәхим кызы /”Идел» журналы
  • «Болгар» радиосы / «Яңа Гасыр «ТРК» АҖ
  • «Казан утлары» журналы /җит. Галиуллин Рөстәм Госман улы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100