news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» фотографы «Татар халкының этнографик мозаикасы» бәйгесендә җиңде

Салават Камалетдиновның эшләре «Традицияләр һәм йолалар», «Болгарлар. Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы» дигән номинацияләрдә иң яхшысы дип табылды.

«Татар-информ» фотографы «Татар халкының этнографик мозаикасы» бәйгесендә җиңде
Солтан Исхаков

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгы фотографы Салават Камалетдинов «Татар халкының этнографик мозаикасы» бәйгесенең ике номинациясендә беренче урынга лаек булды. Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләр бүләкләделәр. Биредә үк конкурста җиңүчеләрнең эшләре урын алган фотокүргәзмә ачылды.

Салават Камалетдиновның эшләре «Традицияләр һәм йолалар», «Болгарлар. Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы» дигән номинацияләрдә иң яхшысы дип табылды. Бәйгедә «Халык-гамәли сәнгате» дигән номинация дә бар иде.

Бәйге башланган вакыттан алып Россиянең сигез төбәгеннән һәм Татарстанның 13 муниципаль районыннан 44 фотографтан барлыгы 423 эш кабул ителгән, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгы.

Ведомствода искәртүләренчә, «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотобәйгесе «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2014 елдан бирле үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100