news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ана теле» сөйләшү клубы татар аш-суларын әзерләү буенча онлайн остаханә оештыра

Остаханәдә кыстыбый пешерергә өйрәтәчәкләр.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Ана теле» онлайн мәктәбе теләгән һәр теләүчене татар аш-сулары әзерләү буенча онлайн остаханәгә чакыра. Оештыручылар кыстыбый әзерләргә өйрәтәчәк.

«Остаханә аралашу форматында булачак. Моңа кадәр без татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен фильмнар күрсәттек, хикәя укып, аның эчтәлеге буенча сөйләшү үткәрдек. Остаханә 30 декабрьдә 19.00 сәгатьтә башлана һәм ике сәгать ярым дәвам итәчәк. Чарада катнашу бушлай», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ана теле» онлайн мәктәбе академик җитәкчесе, КФУ доценты Кадрия Фәтхуллова.

Теркәлгәннән соң, 30 декабрь 9.00 сәгатьтә теркәлүчеләрнең электрон почталарына Zoom сылтамасы булган чакыру киләчәк.

«Чара ахырында һәр катнашучыны Яңа ел бүләге көтә. Остаханәгә шушы сылтамага кереп теркәлергә мөмкин», — диде Кадрия Фәтхуллова.

Остаханәне English First компаниясе, КФУның «Ана теле» онлайн үзәге һәм «Сәләт» республика яшьләр үзәге оештыра.

Чарада катнашучыларга ризыклар һәм савыт-сабаларны әзерләп кую кирәк булачак. Эчлек өчен: 500 г бәрәңге, бер суган, 100 мл сөт, 1,5 аш кашыгы үсемлек мае. Тышлык өчен: 280 г он, 100 мл сөт, 1 йомырка, 50 г атланмай, 1 аш кашыгы шикәр, тоз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100