news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңарыш» газетасы мөхәррире татар матбугатына ярдәм өчен Татарстанга рәхмәт әйтте

Удмуртиянең татар газетасы коллективы Татарстан Президенты белән матбугат очрашуында катнашты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Удмуртиянең «Яңарыш» татар газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова Россия төбәкләрендәге татар матбугатына ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда Татарстан Президентының ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Рәмзия Габбасова интернет аша тоташты. Ул Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: «Татарстан төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга, татар матбугатына ярдәм итә. Татар телендә „Без — бергә“ газетасын төбәкләргә тарата. Бу эшләрегез өчен рәхмәт», — диде.

Баш мөхәррир быел «Яңарыш» газетасы 30 еллыгын билгеләп үтәчәген хәбәр итте. «Тиздән Россиядә зур вакыйга — халык санын алу узачак, аны яктыртуга әзерләнәбез, бу юнәлештә милләттәшләребезне берләштерү өчен дә күп эшлибез», — диде Рәмзия Габбасова.

Россиядә 2021 елда үткәреләчәк халык санын алу чарасына санаулы көннәр калып бара. Татарстан Президенты журналистларның соравына җавап биреп: «Халык санын алу вакыйгасы — безнең өчен мөһим чараларның берсе», — дип искәртте.

«Безнең өчен кайсы төбәкләрдә күпме татар яшәвен белү мөһим. Бу мәгълүмат безгә аларның ихтыяҗларын белергә ярдәм итәчәк. Кеше үзенең милләте белән кызыксынырга, үзенең кем икәнен, тарихын, туган телен белергә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул халык санын алу чарасы башка милләтләр, мәсәлән, Татарстанда гомер итүче чуваш, мари, мордва, удмуртларның (һ.б.) санын һәм көнкүрешен ачыклар өчен, милли сәясәтне дөрес  алып бару өчен кирәк, дип ассызыклады.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100