news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан журналистларын Европа илләрендә стажировкалар үтәргә чакырдылар

Бельгиядәге татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына шундый тәкъдим белән чыкты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бельгиянең татар җәмгыяте вәкиле Лилия Вәлиева Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, республика журналистларын Европага, ә андагы журналистларны Татарстанга стажировкага җибәрүне оештырырга тәкъдим итте. Бу хакта сүз бүген Казанда ТР Президентының 2020 ел нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында булды.

Лилия Вәлиева сөйләшүгә интернет-транляция аша кушылды. «Европа журналистлары, шул исәптән чит илләрдә яшәүче, матбугат чараларында эшләүче татарлар Татарстанга килеп җирле тормыш белән танышса, дөньяда республика турында күбрәк беләчәкләр», — диде ул.

«Бу тәкъдимне тормышка ашырып була. „Татмедиа“ оешмасы журналистларны тәҗрибә уртаклашырга җибәрә алыр дип уйлыйм», — дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук чит ил журналистларын Татарстанга чакыру тәҗрибәсе булганын искәртте. Бу мәсьәләне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә хәл итү мөмкин дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100