news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәлил укулары» бәйгесендә Төркия, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Кытай илләре дә катнашты

Пандемия сәбәпле, «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесе офлайн форматта үтте.

«Җәлил укулары» бәйгесендә Төркия, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Кытай илләре дә катнашты
Солтан Исхаков

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесендә барлыгы сигез чит ил катнашкан. Алар арасында Төркия, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Кытай, Йәмән, Казахстан, Белоруссия, Алжир илләре бар. Бу хакта «Җәлил укулары» бәйгесенең финал турына багышланган түгәрәк өстәлдә оештыру комитеты җитәкчесе Алмаз Нургалиев әйтте.

«Быел бәйгедә кырык меңгә якын катнашучы булды. Казан шәһәреннән катнашучылар күбрәк. Районнарга килсәк, Балтачтан — 1386 кеше катнашты, Әлкидән меңгә якын гариза килде. Катнашкан регионнар саны 37. Шулай ук чит илләр дә катнашмый калмады. Төркия, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Кытай, Йәмән, Казахстан, Белоруссия, Алжир илләре катнашты», — диде Алмаз Нургалиев.

Шулай ук быел бәйгедә яшь чикләүләре булмаган. «Өлкән яшьтәгеләр кызыксыныр микән дип уйладык. Өлкәннәр дә катнашты», — дип сөйләде оештыру комитеты җитәкчесе.

Пандемия сәбәпле, «Җәлил укулары» бәйгесе офлайн форматта үтте. 40 мең гариза арасыннан 780 эш сайланып алынган.

Бәйге кысаларында җиде номинация булдырылган: «Җәлил шигырьләре татар телендә», «Җәлил шигырьләре рус телендә», «Җәлил шигырьләре чит телләрдә», «Фронтовиклар татар телендә», «Фронтовиклар рус телендә», «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару», «Җәлилчеләр». Һәр номинациядә өчешәр җиңүче бүләкләнәчәк. Оештыручылар сүзләренчә, бәйге нәтиҗәләре 2020 елның 30 декабренә кадәр игълан ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100