news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте

Ул әзер, әмма аңа өстәмәләр кертеп, эшләп бетерергә кирәк, диде ТР Президенты.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән Яңа ел алды очрашуында татар халкының үсеш стратегиясе кайчан әзер булачагын әйтте.

«Чынлыкта ул әзер, әмма аңа өстәмәләр кертеп, эшләп бетерергә кирәк. Без моның өчен экспертиза, белгечләр җәлеп итәбез. Тәкъдимнәр бик күп һәм алар төрле-төрле. Әлбәттә, ул бар кешене дә канәгатьләндермәячәк. Ул документ барлык авырткан, без хәл итәргә тиешле бурычларны колачларга тиеш. Бераз гына эшләп бетерәсе калды», — диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot