news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шома бас» татар биюләре бәйгесендә Карелиядән «Ялкын» төркеме җиңде

Петрозаводск шәһәрендәге бию төркеменә татар сәхнә костюмнарын тегү өчен 150 000 сумлык сертификат бирделәр.

«Шома бас» татар биюләре бәйгесендә Карелиядән «Ялкын» төркеме җиңде
https://tatur.tatarstan.ru

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). 21 ноябрьдә Свердловск өлкәсе дәүләт халык иҗаты сараенда дүртенче тапкыр «Шома бас» татар биюләрен башкаручылар бәйгесе узды. Гран-прины Карелия Республикасының Петрозаводск шәһәреннән «Ялкын» бию төркеме алды. Аларга татар сәхнә костюмнарын тегү өчен 150 000 сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Җиңүчеләр исемлеген карау өчен сылтама

Чара Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы грантлары буенча Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) төбәк иҗтимагый оешмасы откан акчага үткәрелде. Бәйге беренче тапкыр 2017 елда уздырылган иде. 

Конкурс программасында Свердловск, Оренбург, Самара, Пенза, Чиләбе, Төмән, Кемерово өлкәләреннән, Татарстан, Коми, Карелия, Башкортстан республикаларыннан, Пермь крае һәм Ханты-Манси автономияле округыннан 72 коллектив һәм 700дән артык талантлы башкаручы катнашты.

Конкурсантларны профессиональ һәм абруйлы жюри бәяләде. Анда Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре эшләде, диелә хәбәрдә.

«Татар биюләрен башкаручыларның мондый масштабтагы бәйгесе Россиядә генә түгел, хәтта Татарстанда да юк. Шуңа күрә Екатеринбургтагы „Шома бас“ татар биюләрен башкаручылар бәйгесе алга таба яшәргә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә булырга хокуклы», — диде жюри рәисе, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100