news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Салават күпере» журналының 30 яшьлек юбилее Әниләр көненә багышланачак

Журнал редакциясен тәбрикләргә татар эстрадасы йолдызлары һәм танылган блогерлар киләчәк.

«Салават күпере» журналының 30 яшьлек юбилее Әниләр көненә багышланачак

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ» Зилә Мөбәрәкшина). 26 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Татмедиа бинасында «Салават күпере» журналының 30 яшьлек юбилей тантанасы узачак. Быел ул Әниләр көненә дә багышлап уздырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Мондый чараның нәкъ менә ноябрь ахырында узуы юкка түгел. Әниләр — сабыйларны „Салават күпере“ белән беренче таныштыручылар. Журналны 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елда дөнья күрә. Ул тиз арада уз укучысын таба. Мавыктыргыч, кызыклы, якты, матур рәсемле бу журнал — сабыйларның гына түгел, әти-әниләрнең, укытучы-тәрбиячеләрнең дә якын дусты», — диде ул.

Мөхәррир сүзләренчә, балалар «Салават күпере» үткәргән бәйгеләрдә бик теләп катнашкан. «Минем Шүркә» бәйгесе жиңүчеләрен тәбрикләү татанасы да булачак. Анда иллегә якын эш кабул ителгән. «Балалар журналның символы — Шүркəне үз куллары белән, төрле алымнар кулланып ясарга тиеш иде. I урын Мәликә Һидиятуллинага (Арча), II урын Нәзилә Мөхәммәтшинага (Азнакай), III урын Алинә Сәмитовага (Буа) бирелде», — ди ул.

Шамил Низамов (Лениногорск) һәм Закир Вилданов (Казан) махсус бүләккә ия булган. «Жиңүчеләргә 26 ноябрьдә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. „Салават күпере“нең туган көнендә мәртәбәле кунаклар — балалар һәм әниләр. Инстаграмдагы „Әни блогерлар“ проекты кунаклары — җырчылар, блогерлар да юбилейга чакырулы. Алар балаларын татар телендә чыгып килүче журналлар белән тәрбияләп үстерә», — диде Зилә Хөснетдинова.

Баш мөхәррир туган көн кичәсендә Лилия Муллагалиева, Айсылу Лерон, Алсу Фазлыева, Динә Закирова, Гүзәл Сибгатуллина, Гүзәл Идрисова, Замирә Рәҗәпова һ.б. күпләргә таныш шәхесләр булачагын, сабыйларның аквагрим һәм кул эшләре мәйданчыклары остаханәләрендә катнашып, тәҗрибә-экспериментлар карап, журналлар укып, уйнап ял итә алачагын әйтте.

Пандемия булу сәбәпле, бәйрәмдә катнашучыларның саны чикле. Тантана «Салават күпере» журналының Инстаграмдагы аккаунтыннан туры эфирда барачак. «Әниләргә медиа проектларны күрсәтергә ниятлибез. Балаларга чын бәйрәм мохите тудырылачак, бәйрәмдә аларның аерым почмаклары булачак. Туган көн торты белән чәй эчү — бәйрәмнең иң тәмле өлеше», — дип сөйләде Зилә Хөснетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100