news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәркәнче Илгиз Фазылҗанов: Үзен татар дип санаган кеше гореф-гадәтләренә хыянәт итми

«Олыгайган саен нәсел-тамырларыңа якынаясың гына икән», — ди Илгиз Фазылҗанов.

Зәркәнче Илгиз Фазылҗанов: Үзен татар дип санаган кеше гореф-гадәтләренә хыянәт итми
видеодан скриншот

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Зәркәнче, International Jewellery Design Excellence Award конкурсының гран-при иясе Илгиз Фазылҗанов фикеренчә, үзен татар дип санаган кеше әби-бабаларының гореф-гадәтләренә хыянәт итми.

«Үзеңне татар дип саныйсың икән, димәк, син әби-бабаларыңны сатмыйсың, аларга хыянәт итмисең. Син аларның гореф-гадәтләрен дәвам итәсең генә», — диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, кеше үзенең тамырларын оныта калса, эчке идеологиясен дә юкка чыгара. «Алга таба ул кеше күп нәрсәне югалта дигән сүз. Безнең нәсел-тамырларыбыз белән элемтә бар. Яшь вакытта ерак әби-бабаларың, гомумән нәселең белән бик кызыксынмыйсың. Олыгайган саен нәсел-тамырларыңа якынаясың гына икән», — ди ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100