news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядәге Евразия язучылар берлеге журналы соңгы санын Дәрдмәндкә багышлаган

Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулуга багышланган санны Малатия университеты галимәсе Рамилә Яруллина Йылдырым әзерләшкән.

(Истанбул, 24 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Евразия Язучылар берлеге басмасы – “Кардәш каләмнәр” журналы яңа санын Дәрдмәндкә багышлап чыгарган. Анда Лирон Хәмидуллин, Ильяс Мифтахов, Альбина Саяпова, Гөлнур Якупова, Фәйрүзә Гарипова, Чулпан Четин, Гөлшаһ Йылмазның мәкаләләре урын алган.

Күренекле татар шагыйренең тууына 160 ел тулу уңаеннан басылган санны милләттәшебез, Малатия университеты галимәсе Рамилә Яруллина Йылдырым әзерләшкән.

Журнал Дәрдмәнднең әдәби мирасы белән таныштыра. Шигырьләрнең күбесен төрек шагыйре Али Акбаш тәрҗемә иткән.

Басмада Дәрдемәнд милләтен сөюче хәйрияче буларак та танытылган. Үзе корган “Вакыт” газетасы, “Шура” журналы кебек басмалар аркылы милләтенең үсешенә керткән хезмәтләре аңлатылган. “Тәрҗеман” газетасын чыгаруга күрсәткән булышлыгы искә алынган.

Журналның баш мөхәррире Якуп Өмәроглу яңа санга карата фикерен әйтте. “Без төрки дөньяга хезмәт иткән олуг шәхесләрне истә тотарга, аларның мирасын яшәтергә, сакларга бурычлы. Журналыбызның бу саны Төркиядә бүгенгә кадәр Дәрдмәнд турында киң мәгълүмат биргән беренче һәм бердәндер басма буларак кабул ителә”, - диде.

Якуп Өмәроглу басманың кереш мәкаләсендә Дәрдмәндне җәдидчелек тарихында иң әһәмиятле каһарманнарның берсе дип бәяләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot