news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан

Диктантны Россиянең 71 төбәгендә, 34 чит илдә язганнар.

«Татарча диктант» акциясендә бер миллионнан артык кеше катнашкан
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Милли Шура утырышында «Татарча диктант»ны бер миллионнан артык кеше язганын әйтте.

«Татарча диктант»ка бер миллион татарны җәлеп итү максатын куйган идек. Сайттан алган рәсми саннарга күз салсак, быел 1 млн 20 мең кеше диктант язган», — диде ул утырышта.

Аның әйтүенчә, диктантны Россиянең 71 төбәгендә һәм 34 чит илдә 5 меңләп мәйданчыкта — мәчет, мәдрәсә, милли-мәдәни үзәкләрдә, кафе, мәктәп, балалар бакчасында язганнар.

«Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка хат юллаганнан соң, ул барлык бурычларны куйган һәм, шулай итеп, Башкортстанның 27 районында диктант яздылар», — диде ул.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, киләсе елда да диктантта бер миллион татарны катнаштырып, татар теленең сыйфат дәрәҗәсен арттыру мөһим. «Татар милләте дигәндә, кеше татарча сөйләшергә, укый, яза белергә тиеш, дип әйтәбез. Дөньядагы 8 миллион татарның 1 миллионы диктант язуы — зур горурлык», — диде ул.

Милли Шура утырышыннан соң кунакларны Камал театрында интерактив тамаша күрсәтелде. Тамашада «Уйнагыз, гармуннар» проекты, «Татар кызы», «Әйдә, шаярт» бәйгесе, «Татарча диктант» акциясе, «Ачык университет» курслары, «Җәлил укулары» бәйгесе белән таныштырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100