news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Касыйм ханлыгына багышланган китап тәкъдим иттеләр

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» китабы борынгы авыллар, төбәкләр, мәчетләр һәм борынгы зиратларның сурәтләреннән торган фотоальбомнан гыйбарәт.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 23 сентябрьдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә «Касыйм ханлыгы күләгәләре» китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге басма Рязань өлкәсенең көнчыгышында яшәүче татарларның тарихына һәм хәзерге тормышына багышланган. Китапны «Читай» нәшрияты чыгарган.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, китапны Диния нәзарәте пленумы утырышында һәм Галимҗан Баруди исемендәге XIV Халыкара фәнни-белем бирү конференциясендә тәкъдим иткәннәр.

Китапның авторлары Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов, педагогия фәннәре докторы Марат Сәфәров. Баш мөхәррире — Россия мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов.

Марат Сәфәров әйткәнчә, китапны әзерләү пандемия чорында да дәвам иткән. Команда хәзерге Рязань өлкәсенең көнчыгыш районнарында татарлар яшәгән җирләргә һәм 1452-1681 елларда булган Касыйм ханлыгының тарихи-архитектура объектларына уннан артык экспедиция ясаган. Ул басмада Мөхәммәд пәйгамбәрнең дәвамчылары турында да мәгълүмат булуын әйтте. Автор мондый проектларның кирәклеге турында, моның Россия халыклары тарихы булуын әйтте.

«Касыйм ханлыгы күләгәләре» китабы борынгы авыллар, төбәкләр, мәчетләр һәм борынгы зиратларның сурәтләреннән торган фотоальбомнан гыйбарәт. Басмага Рязань өлкәсенең татар авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре тупланган. Китап Идел Болгары халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган. Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдиннең бу инициативасын Россия Президенты Владимир Путин хуплады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100