news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Милләт җыены пленар утырышы башланды

Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Г. Камал театрында Милләт җыены пленар утырышы башланды. 

Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Герое Дамир Йосыпов, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова,  64 төбәктән, 12 чил илдән 500 милләттәшебез катнаша.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев кереш сүзендә сайлау узганын, сайланган татар депутатлары арасында милләт өчен бирелеп эшләгән кешеләр булуын искәртте. Илдар Гыйльметдинов, Римма Утяшева һәм башкаларны мисалга китерде.

«Без узган елда беренче тапкыр Милләт Җыенын уздырдык. Стратегия кабул иттек. Шул стратегия нигезендә бер ел эшлибез. Шул программалар нигезендә грантлар, милли ансамбьләргә костюмнар бирә башладык. Иң мөһиме — безнең оешма җитәкчеләренә, татарларга өлкәләрдән дә ярдәм итәләр», — диде Васил Шәйхразиев. 

Ул татарлар саны 2010 елгы җанисәптән соң 5,3 млн тәшкил итүен искәртте. «Татарлар санын саклап калу гына түгел, арттырып та була дигән фикерләр бар», — дип белдерде.

Милли Шура рәисе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, һәлак булган каһарман милләттәшләрне искә алу чаралары үткәнен исәртте. «Гази Заһитовның 100 еллыгына Мишкә районында зур һәйкәл ачылды. Бүген Башкортстанда 1 млн нан артык татар яши. Татарстан белән Башкортстанда 3 млн нан артык татар яши, бу безнең умыртка баганасы», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100