news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлнара Сергеева җанисәптә кертелгән мәгълүматны фотога төшереп алырга киңәш итте

«Халык санын алуның электрон рәвештә узу мөмкинлегенә аерым игътибар итүегезне сорар идем, чөнки ул иң объектив, уңайлы, ышанычлы юл», — диде Россия Федерациясенең атказанган юристы.

Гөлнара Сергеева җанисәптә кертелгән мәгълүматны фотога төшереп алырга киңәш итте
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясенең атказанган юристы, «SERGIS» адвокатлар коллегиясе партнеры Гөлнара Сергеева әйтүенчә, җанисәптә исәпкә алучы керткән мәгълүматны фотога төшереп алу хәерлерәк. Бу хакта ул Казанда Камал театрында Милләт җыенының пленар утырышында әйтте.

«Исәпкә алучыдан яздырган очракта, планшетка кертелгән мәгълүматны фотога төшерсәгез, әйбәт. Бәхәсле очракта, аны дәлил буларак кулланып булыр», — диде Сергеева. Ул 2020 елда юридик оешманың Бөтендөнья татар конгрессы белән килешү төзегәнен искәртте.

«Быелгы халык санын алу кампаниясенә әзерлек барышында проблемалар булмады диярлек, шул ук вакытта, Россиянең төрле өлкәләрендә эшләүче партнерларыбыз белән берлектә, илдә татарларның хокукларын бозу очракларын өйрәнеп барабыз», — дип әйтте.

«Халык санын алуның электрон рәвештә узу мөмкинлегенә аерым игътибар итүегезне сорар идем, чөнки ул иң объектив, уңайлы, ышанычлы юл. Гаиләгездә булган яшь буын — балалар, оныкларыгыз бу эштә ярдәм итә ала. Бер кеше бөтен гаиләне яздыра ала», — дип аңлатты Гөлнара Сергеева.

Ул гражданнардан туган телне өйрәнүгә хокуклары буенча мөрәҗәгатьләр килгәнен әйтте. «Конгресска еш кына төбәкләрдәге татар авылларындагы укучыларның ата-аналарыннан шикаятьләр килә. Аларның авылларында татар мәктәпләре ябыла һәм татар телен өйрәнү мөмкинлекләре чикләнә», — диде.

Аның сүзләренчә, соңгы очракларның берсе буларак, ил төбәкләренең берсендә өлкә һәм район мәгариф идарәсе җитәкчесе ышандырса да, туган телне өйрәнү мәсьәләсе, сәбәпләрне аңлатмыйча да, хәл ителми кала. «Һәр очракта белем бирү оешмалары ягыннан кире кагуларны җентекләп өйрәнәбез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100