news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фирдүс Тямаев: Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел

Җырчы милләтне саклауда мәдәниятнең ролен билгеләп, татарча белмәгән яшьләр аның концертларына килгәч, татарча җырлый башлавын әйтте.

Фирдүс Тямаев: Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Фирдүс Тямаев Камал театрында Милләт җыенында чыгыш ясап, халык санын алу алдыннан бердәмлек кирәклеген әйтте. «Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел, бу дөрес түгел, үзебез дә кайвакыт шаярып алабыз, тик без татар булып калабыз», — диде.

«Тиздән халык санын алу чарасы, бу — зур көрәш, милләтебезнең сынавы. Халык санын алуда без татарлар алдынгы сафта булырга тиеш», — диде.

Тямаев милләтне саклап калуда өч багананы атады. «Без халыкка һәрвакыт сөйлибез: ике алтын багана бар — тел һәм дин, өченчесен дә өстәр идем — ул милли мәдәният. Бүген татар телен мәдәният саклап кала», — диде.

Ул концертлар белән илнең кайсы төбәгенә барса да, тамашачы җылы кабул итүен билгеләп узды.

«Өлкән буын, яшьләр дә бар. Без сәхнәгә чыккач, тамашачы белән татарча аралашабыз. Милли биюләр, уен коралларын күрсәтәбез, татар халык җырларын җырлыйбыз. Проблемалар күп, беренче чиратта, тел проблемасы, шулай да яшьләр безнең җырларны җырлавы зур куаныч. Татарча белмәгән яшьләр дә, безнең концертларга килгәч, татарча җырлый башлый», — дип сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100