Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ркаил Зәйдулла: Татар теленең яшәеше өметле булыр дип ышанасы килә
«Киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү бик вакытлы», — диде депутат.
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасына карата фикере белән уртаклашты. «Татар теленең яшәеше өметле булыр дип ышанасы килә», — диде депутат «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү ул бик вакытлы, минемчә. Өмет бар, димәк әле без мәдәниятне дә алга этәрербез. Мәдәният булмаса, икътисад та начар булачак. Алар барысы бергә бәйләнгән», — диде Ркаил Зәйдулла.
Ул Президентның Юлламада иҗтимагый тормышның барлык өлкәләренә дә кагылганын, мәдәният өлкәсенә карата саллы сүзен әйткәнен искәртте.
Депутат утырышка уңыш казанган укучылар, студентлар, фермерларны чакыру традициясенә уңай карашта булуын белдерде. «Аларны тәкъдим итү мондый чараларга үзенә бер җылылык, якынлык бирә», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз