news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча балалар арасында конкурс игълан ителә

«Балалар күңеле генә балаларга нәрсә кирәклеген аңлый ала, шуңа күрә балаларга басым ясадык», — диде Рамил Төхвәтуллин.

Быел татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча балалар арасында конкурс игълан ителә
Рамиль Гали

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, кинофильмнар буенча бәйге игълан ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин хәбәр итте.

«Якын арада минем инициатива белән мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, компьютер уеннары, кыска метражлы татарча нәфис яки документаль кинофильмнар буенча конкурс-фестиваль игълан итәчәкбез. Ул бөтен республика күләмендә булачак. Балалар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк», — диде Рамил Төхвәтуллин.

Ул татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе актив эшләп килүен билгеләп узды. «Киләчәккә максатларыбыз — шушы юнәлештә милли кадрлар булдыру. Балалар күңеле генә балаларга нәрсә кирәклеген аңлый ала, шуңа күрә балаларга басым ясадык», — диде депутат.

Ул моның елга бер тапкыр уздырыла торган бәйге булачагын әйтте. Хәзерге вакытта нигезләмәсе эшләнеп килә. «Шаян ТВ»да һәм балалар бакчаларында җиңүче әсәрләрне күрсәтергә ниятлибез», — дип белдерде Рамил Төхвәтуллин.

Парламентарий Юлламага карата фикере белән уртаклашты. «Әйтелгәннәр сүз булып калмас, конкрет гамәлләр булыр дип өметләнәм. Республикабызның икътисади, сәяси яктан да тотрыклылыгын, элекке елларда ирешкән казанышларны югалтмыйча, алга таба чәчәк атуына ирешелер дип ышанам», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100