news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасына чакыралар

Тантанада катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасына чакыралар

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 августта, Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узачак.

Нәкъ 76 ел элек, 1944 елның 25 августында, фашизмга каршы тору буенча татар төркеменең унбер патриоты Берлин шәһәрендәге Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.

Тантанада катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла.

Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

Тантана 12.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot