news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскидагы Дуслык бакчасында татарларга багышланган композиция урнаштырылачак

Композицияләр Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыруны максат итә.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). 31 август көнне Ижевскида ачылачак Дуслык бакчасында татарларга багышланган композиция урнаштырылачак. Бу хакта Удмуртиянең Халыклар Дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
"Русский огород" паркында урнашачак әлеге композицияләр Россия халыкларының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырачак. Татарлардан тыш, биредә удмуртларга, яһүдләргә, немецларга, мариларга, әрмәннәргә, азәрбайҗаннарга һәм русларга багышланган композицияләр дә урын алыр дип көтелә. 
 
Бәйрәмдә иҗат коллективлары чыгышлары да булачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot