news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә яшәүче Фәнис Зыялы туган телдә сөйләшергә мультфильм аша өйрәтеп була дип исәпли

"Авылга ялга кайткан вакытта, гап-гади балалар бакчасында татарча түгел, ә русча сөйләшеп йөргән балаларны күреп шаккатам", - ди ул.

Төркиядә яшәүче Фәнис Зыялы туган телдә сөйләшергә мультфильм аша өйрәтеп була дип исәпли
Солтан Исхаков

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Туган телдә сөйләшергә мультфильм аша өйрәтеп була. Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты, адвокат, чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә туган телне саклап калу турында фикерләрен әйтте.

“Бу иң яралы тема. Анталия якларына күченеп килүчеләр арасында ишле гаиләләр бар. Безнең максатыбыз – туган телне өйрәтү. Шуңа күрә нәшрияттан Әлифба китапларын, татарча-русча тематик сүзлек, “Иң матур сүзләр”, татар әкиятләре китапларын алдык. Мавыктыргыч әдәбият алырга тырыштык. Авылга ялга кайткан вакытта, гап-гади балалар бакчасында татарча түгел, ә русча сөйләшеп йөргән балаларны күреп шаккатам. Күпләп китап алыр өчен кергәч, кибеттә кечкенә генә шүрлектә балалар өчен 30-40 кына татарча китап булуын күреп тә гаҗәпләндем”, - ди ул.

Фәнис Зыялы фикеренчә, бала туган телен мультфильмнар карап кына да өйрәнә ала. Аның әйтүенчә, китапларга беркетелгән CD-дисклар ярдәмендә генә дә балалар татар телен камил рәвештә сөйләшерлек итеп өйрәнергә мөмкин. “Мин бу мәсьәләдә катгый карарлар үтми дип саныйм. Без үзебезнең көчтән килгәнчә татар телен укытырга дип уйлап торабыз. Бәлки, киләчәктә татар мәктәбе дә ачылыр, кем белә. Бәлки,үземнең хокук конторасында балаларга татарчаны укыту максатын куярбыз”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100