news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тара шәһәрендә оешкан беренче татар мәдәнияте үзәге 17 еллык юбилеен бәйрәм итә

Тара районы территориясендә дүрт меңнән артык татар яши, җиде татар авылы бар

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). 2004 елның 25 апрелендә Тара шәһәрендә оешкан «Нур» татар мәдәнияте үзәге 17 еллык юбилеен бәйрәм итә

Унҗиде ел дәвамында үзәк үз тирәсенә битараф булмаган кешеләрне җыя, алар Тара районы территориясендә татар мәдәниятен саклап калырга һәм үстерергә тырыша, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Унҗиде ел дәвамында татар мәдәнияте үзәге һәм «Нур» халык вокаль ансамбле татар халкының традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән актив иҗади эшчәнлек алып бара. Үзәктә ике сәнгать коллективы — «Нур» халык вокаль ансамбле һәм «Йолдызчыклар» балалар вокаль ансамбле эшли.

Үзәк тарафыннан Омск өлкәсенең төньяк өлешендә, аеруча Тара районында яшәүче татарларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау максатыннан, күп эшләр башкарыла. Укучылар һәм яшьләр өчен танып белү программалары үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Тара районы территориясендә дүрт меңнән артык татар яши, җиде татар авылы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100