news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөз мең тиражлы «Татар дөньясы» китабы китапханәләргә һәм музейларга таратылачак

Китапны укыгач татар халкына, аның тарихына яңача караш туа, дип белдерде басманың авторлары.

Йөз мең тиражлы «Татар дөньясы» китабы китапханәләргә һәм музейларга таратылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов).Татар тарихын, мәдәниятен колачлаган «Татар дөньясы» китабының тиражы 100 мең булачак. Тарихи документларга, фәнни тикшеренүләргә нигезләнгән, рус һәм татар телләрендә язылган, меңнән артык иллюстрация кергән басманы «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә тәкъдим иттеләр. Чарада авторлар һәм нәшер итүчеләр катнашты.

«Татар дөньясы» китабын туплау эше ТР Президенты инициативасы белән башкарылды. Басманы чыгаруда ТР Фәннәр академиясе, хакимият органнары, Милли музей, Архив эше буенча дәүләт комитеты өлеше зур булды», — дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Китапны укыгач татар халкына, аның тарихына яңача караш туа. Мәсәлән, китапны укыгач, Петр I ни өчен беренче күн эшкәртү мануфактурасын хәзерге Татарстан территориясендә төзегәне аңлашыла», — дип сөйләде Хөкүмәт вәкиле.

«Татар дөньясын зур цивилизация итеп күрсәтергә тырыштык», — дип искәртте китап авторының берсе, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов.

«Китап чыгару эшендә Фәннәр академиясенең роле зур булды. Академия галимнәре фәнни, академик хезмәтләр белән артык мавыга һәм белемнәрен киң аудиториягә тарата алмый дигән төрттерү сүзләре еш ишетергә туры килә. Әлеге басманы тәнкыйтькә җавап буларак кабул итәргә мөмкин», — дигән фикер белдерде галим.

«Яңа китап соңгы 10 елда чыккан тарихи басмалардан эчтәлеге белән дә, бизәлеше белән да аерылып тора. Китапның гомуми тиражы 100 мең булачак. Ул белем бирү оешмаларына, муниципаль китапханәләргә, Казан китапханәләренә, музейларга, архивларга тапшырылачак», — дип белдерде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Татар дөньясы» китабының электрон варианты ТАССРның 100 еллыгы сайтында эленгән. Ләйлә Фазлыева басма тираж тулысынча 1,5-2 айдан соң чыгар һәм таратылыр дип ышандырды.

Авторлар һәм төзүчеләр: социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, филология фәннәре кандидаты Айгөл Салихова, тарих фәннәре докторы Айрат Ситдыйков, сәнгать фәннәре кандидаты Людмила Шкляева.

Татар теленә тәрҗемә: Р. Д. Ваккасова, Д. Ф. Заһидуллина, Ф. М. Солтанов, Ф. Ш. Хуҗин.

Мөхәррир: Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  фәнни-редакция бүлеге мөдире Лилия Дәүләтшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100