news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Төбәктәге татарлар үз тарихын белми

Тел өйрәнүгә караганда, тарихны өйрәнү аша милли үзаңны ныграк үстереп була, ди тарих фәннәре кандидаты.

Тарихчы Илнар Гарифуллин: Төбәктәге татарлар үз тарихын белми
Рамил Гали

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин Татарстаннан читтә, башка төбәкләрдә яшәүче татарлар үз тарихын белми дип саный

«Татарстандагы татарлар өчен милләтебез тарихы ачылыш түгел. Ә бүтән төбәкләрдәге татарлар үз тарихын бөтенләй белми. Бу Татарстаннан читтән яшәү белән аңлатыла. Аларга татарлар турында мәктәп программасында да сөйләмиләр. Алар Россия тарихы, яки җирле тарих белән чикләнә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илнар Гарифуллин фикеренчә, тел өйрәнүгә караганда, тарихны өйрәнү аша милли үзаңны ныграк үстереп була.

«Гомумән, бөтен халыклар да иң беренче итеп тарихи хәтерне торгыза. Тарихны искә алгач, милли үзаңны да саклап калып була. Чөнки тел өйрәнүгә караганда, тарих аша милли үзаңны күбрәк үстереп була. Шуңа да бүгенге көндә Ютубта татарлар тарихы турында кыска роликлар, лекцияләр чыга башлады. Мин моны бик кирәкле дип саныйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илнар Гарифуллин фикеренчә, интернеттагы видеодәресләр яшьләр өчен аеруча кирәк. «Ютубтагы дәресләр, беренче чиратта, татарлар яши торган төбәкләргә кагыла. Яшьләр озын тапшырулар карарга әзер түгел. Ә Ютубта кыска видеолар карап була. Мәктәптә өйрәнергә, телевизордан татар каналларын карарга мөмкинлекләре булмаса, Ютубтагы лекцияләр — алар өчен яхшы вариант», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100