news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казахстанда татар телен өйрәнү буенча мобиль кушымта эшләнгән

Хәзерге вакытта кушымтаны Play market та тулысынча бушка йөкләтергә мөмкин, алга таба аны App Store да урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»).Казахстанда Алмас Топеев җитәкчелегендә татар телендә «IQ TatBars» мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яңа мобиль кушымта эшләнгән. Аны Татарсанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиевка тәкъдим иттеләр. Бу турыда вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кушымтаның бета версиясе 14 тематик сүз һәм 4 уен классификаторыннан тора. Алмас кушымта менюсына «Татар алфавиты», хәтерне үстерүче сүзләрнең яңа классификаторларын, орфографияләрен, һәм хәтерне, моторика логикасын үстерүче һәм баланы физик активлыкка өндәүче 3D уеннарын өстәргә планлаштыра.

Хәзерге вакытта кушымтаны Play market та тулысынча бушка йөкләтергә мөмкин, алга таба аны App Store да урнаштыру планлаштырыла.

Бүгенге көндә Алмас Топеев казах, азәрбайҗан, кыргыз, башкорт телләрен өйрәнү буенча шундый ук кушымталар булдырды. Аларны балалар һәм аларның 

news_right_1
news_right_2
news_bot