news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижаудагы «Ак калфак» җитәкчесе: Ана телен белмәгән әниләр баласы татарча белүен тели

Бриллиант Абдрахманова үзе җитәкләгән балалар бакчасына татарлар гына түгел, удмуртлар, руслар, башка милләт балалары да йөргәнен әйтте. «Нинди милләттән булсалар да, „Исәнмесез“ дип керәләр, киткәндә „Сау булыгыз“ дип китәләр», — диде.

Ижаудагы «Ак калфак» җитәкчесе: Ана телен белмәгән әниләр баласы татарча белүен тели
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 май, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Удмуртиядәге «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова әйтүенчә, әти-әниләр үзләре тел белмәгәнгә, балалар бакчасында баласына татар телен өйрәтүләрен тели.

Ул үзе Ижевскида «Энҗе» 107 нче балалар бакчасы мөдире. «Безгә килергә теләүче, кызыксынучан ата-аналар күп. Алар, „без үскәндә, әти-әни ана телен өйрәтмәде, без белмәдек, шуңа без бакчага килеп, балаларыбызның өйрәнүләрен телибез“, диләр», — дип сөйләде Бриллиант Абдрахманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, бакчага татарлар гына түгел, удмуртлар, руслар, башка милләт балалары да йөри. «Нинди милләттән булсалар да, „Исәнмесез“ дип керәләр, киткәндә „Сау булыгыз“ дип китәләр. Һәр баланың калфагы бар. Ата-аналар белән мастер-класслар үткәреп, калфаклар тектердек. Алар милли тәрбия өчен безгә бик рәхмәтле. Милли тәрбия ул бит бүтән халыкларны да хөрмәтләргә өйрәтү, шул вакытта гына балаларда ана теленә хөрмәт тәрбияли алачакбыз», — дип белдерде.

Бриллиант Абдрахманова һәрвакыт Татарстаннан тәҗрибә җыеп кайтып, аны үз халкына җиткерергә тырышуын әйтте. «Шул тәҗрибә нигезендә бик күп бәйгеләр уздырабыз. Балалар бакчасыннан ук башладык, халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәтәбез, шәҗәрәләр ясадык, гаилә шәҗәрәсе, балалар бакчасы шәҗәрәсен төзеп куйдык», — диде.

«Без бөтен эшләребезне ата-аналарга күрсәтергә тиеш. Алар да шундый тәрбия бирә алсалар, бергә эшләсәк кенә югары нәтиҗәләргә ирешеп була», — дип саный балалар бакчасы мөдире.

Бриллиант Абдрахманова бөтендөнья «Ак калфак» оешмасы вәкилләре арасында алдынгылар рәтендә. Иң яхшы эшләүчеләрне Казанда үткән җыенда яңа калфак белән бүләкләделәр. «Ак калфак» җитәкчесе кешене аңлый белергә, бөтен эшләрне җаны-тәне белән эшләргә, фәрман биргәнне көтеп тормыйча, үзе белеп, эшлисе килеп эшләргә тиеш», — дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100