Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылында Туган якны өйрәнүчеләр форумына әзерләнәләр
Очрашуда Туган якны өйрәнүчеләр форумы программасы проекты, аның максатлары һәм бурычлары хакында фикер алышты, аңа әзерлек планын билгеләде.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 21 апрельдә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы Әрәкәй авылында Туган якны өйрәнүчеләр советы активының күчмә очрашуы булды.
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Свердловск өлкәсенең Туган якны өйрәнүчеләр форумына әзерлек кысаларында узды.
Очрашуда тикшеренүче, монографияләр авторы, Советның фәнни җитәкчесе Филаред Гафуров, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәре Рифат Йосыпов, тикшеренүче, экскурсия маршрутлары авторы, җәмәгать эшлеклесе Әлфинур Ахунова катнашты.
Алар алда торган Туган якны өйрәнүчеләр форумы программасы проекты, аның максатлары һәм бурычлары хакында фикер алышты, аңа әзерлек планын билгеләде.
Шуннан соң «Әрәкәй авылы милли-мәдәни комплексы» муниципаль мәдәният учреждениесе директоры Салават Гобәев авылның мәдәни комплексы буйлап экскурсия үткәрде. Этномәдәни үзәк авыл һәм фамилияләр тарихы музеен үз эченә ала. Анда документлар һәм фотолар гына түгел, көнкүреш әйберләре, артефактлар да урын алган.
Экскурсия 1,5 сәгатьтән артык дәвам итте. «Мәдәни үзәк мәйданчыгын форумны үткәрү урыны буларак тәкъдим иткәне өчен Салават Гобәевка рәхмәт белдерәбез», — ди оештыручылар.
Биредә форумда катнашучылар нәтиҗәле эшләү белән бергә гаҗәеп этномәдәни комплекс — туристик кластер белән дә таныша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз