news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахлар ассоциациясе һәм Татар конгрессы хезмәттәшлек турында меморандум имзалады

«Безнең тугандаш халыкларны бер дин, традицияләр һәм телләрнең охшаш булуы гына түгел, ә елдан-ел ныгый барган күпгасырлык дуслык та бәйли», - ди Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе Тәүфыйк Кәримов.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). «Бөтендөнья Казахлар ассоциациясе» Республика иҗтимагый берләшмәсе һәм «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге арасында хезмәттәшлек турында килеште.

Меморандумны Бөтендөнья Казахлар ассоциациясе рәисенең беренче урынбасары Заутбек Турисбеков һәм Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев имзалады. Меморандум казах һәм татар халкы арасындагы дуслыкны ныгытуда тагын бер адым булды, дип хәбәр итте «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Яклар үзара хезмәттәшлек әлеге ике халык арасында үзара аңлашу һәм бер-береңә ышаныч факторы, гомумкешелек кыйммәтләрен раслау булып кала дип саный. Ул алга таба да мәдәният, мәгариф, спорт өлкәсендә, шулай ук яшьләр, иҗади берлекләр, ассоциацияләр һәм фондларны да кертеп, иҗтимагый оешмалар линиясе буенча үзара элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк, дип ышана оештыручылар.

Казахстан татар һәм башкорт конгрессы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе урынбасары Тәүфыйк Кәримов сүзләренчә, боларның барысы да — 30 ел элек Казахстан Республикасының беренче Президенты — Елбасы, Бөтендөнья Казахлар ассоциациясе Президиумы Рәисе Нурсолтан Назарбаев нигез салган сәясәтнең нәтиҗәсе.

«Шунысы да куандыра: әлеге документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Нур-Солтан шәһәренә сәфәре һәм Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев икътисади хезмәттәшлеккә югары бәя биргәннән соң имзаланды», — диде ул.

Тәүфыйк Кәримов сүзләренчә, «безнең тугандаш халыкларны бер дин, традицияләр һәм телләрнең охшаш булуы гына түгел, ә елдан-ел ныгый барган күпгасырлык дуслык та бәйли».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100