news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Бүгенге татар шигърияте өчен борчылырга кирәкми

«Габдулла Тукай чорындагы кебек үк, хәзерге заманда да татар әдәбиятында талантлар бик күп», — ди филология фәннәре докторы.

Фоат Галимуллин: Бүгенге татар шигърияте өчен борчылырга кирәкми
Солтан Исхаков

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин фикеренчә, бүгенге көндә татар шигърияте югары дәрәҗәдә, шуңа күрә аның өчен борчылыр урын юк.

«Халкыбыз күренекле шагыйрьләргә бай. Бүгенге көндә Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Равил Фәйзуллин, Газинур Морат кебек шагыйрь, язучыларыбыз бар. Алар барысы да хәзерге заман мәсьәләләрен Габдулла Тукай кебек ихлас, югары дәрәҗәдәге әсәрләре белән күтәрә. Татар шигърияте бүген югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә без ул турыда һич тә борчылмыйбыз», — диде ул.

Фоат Галимуллин сүзләренчә, XX гасыр башында Гаяз Исхакый үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә: «Әгәр дә хәл-әхвәлләребез шушы юнәлештә барса, без 200 елдан юкка чыгабыз», — дип кисәтеп куя. Шулай булмасын өчен татар зыялылары иҗат итә.

«Милләтебезгә карата куркыныч туганда, Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури һәм башка зыялыларыбыз Гаяз Исхакый чакыруына кушыла. Хәзер дә фәндә булсынмы, әдәбияттамы үзебезнең чор талантлары бик күп», — диде филология фәннәре докторы «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100