Владивостокта татарлар һәм башкортлар мәдәнияте турында видеоролик күрсәтелде

Татар һәм башкорт мәдәният үзәгендә милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Владивосток шәһәренең татар һәм башкорт мәдәният үзәгендә чираттагы экскурсия узды. Чара РФ Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Кунакларга татарлар һәм башкортлар тарихы һәм мәдәнияте турында видеоролик күрсәтелде. Алар кубыз, курай һәм гармун уен кораллары белән таныштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Борынгы экспонатларны караганнан соң, кунакларга милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс оештырылды.