Дамир Исхаков: 1897 елгы җанисәптә 350 мең мишәр һәм типтәр башкорт булып язылган

Тарихчы сүзләренчә, бу хәлнең килеп чыгуы тел мәсьәләсе белән бәйле.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Яңа Гасыр» телеканалында «Таяну ноктасы» тапшыруында тарихчы Дамир Исхаков 1897 елгы җанисәптә күпсанлы мишәр һәм типтәрләрнең ни өчен башкорт булып язылулары турында сөйләде.

«1897 елгы җанисәп — Россиядә Европа стандартлары буенча эшләнелгән беренче халык санын алу булган. Һәм анда милләтне туган тел аркылы билгеләгәннәр. Кеше санын алганчы ук халыклар исемлеген төзергә кирәк булган», — дип сөйләде Дамир Исхаков.

Тарихчы соңгы вакытта Башкортстанда 1897 елгы җанисәп саннарын күтәрүләренә үз фикерен белдерде. «1897 елда башкортлар саны күп булган», — дип әйтәләр. Әмма Башкортстанның танылган галиме Раил Кузеев бик күптәннән бу турыда язып чыккан иде: 1897 елгы җанисәп вакытында 350 мең мишәр һәм типтәр башкорт булып язылган», — диде ул.

«Хәзерге Башкортстанга Самара, Пермь, Уфа губерналары да, хәтта Вятканың бер өлеше дә кергән. Типтәр һәм мишәрләр, башкорт гаскәрендә булганга күрә, яңа башкортлар дигән исем алганнар. Җанисәп вакытында менә шушы сүз аларның аңнарына йогынты ясаган. „Без монда яшибез, безне башкорт дип атыйлар, димәк без башкорт һәм безнең тел дә башкорт теле“ дип яздырган алар үзләрен», — диде Дамир Исхаков.

Дамир Исхаков хәзерге көндә барган бәхәскә дә үз фикерен белдерде. «Һаман да Башкортстанның төньягындагы сөйләм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектымы, әллә инде татар теленең Минзәлә сөйләмеме дигән бәхәс бара бит әле. Ул вакытта да шундый нәрсә килеп чыккан. Шуңа күрә аңа нинди маркер куясың, нәтиҗәдә шундый сан килеп чыга. Тарихны анализлаган вакытта, без моны истән чыгармаска тиешбез», — диде ул.