news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен «Белем эзләүчеләр» викторинасы оештырдылар

Чара балалар һәм гаиләләр өчен күрешеп аралашу мохитен булдыру һәм Ислам кыйммәтләрен төшендерү максатында үткәрелде.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Шушы көнәрдә Самараның Җәмигъ мәчетендә 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар өчен «Белем эзләүчеләр» дип аталган викторина үткәрделәр.

Чара балалар һәм гаиләләр өчен күрешеп аралашу мохитен булдыру һәм Ислам кыйммәтләрен төшендерү максаты белән үткәрелде. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Викторина катнашучыларны һәм кунакларны тәмле төшке аш белән сыйладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100