news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сынчы Винера Абдуллина Петербург мөхтәсибәтенә М.Буби сурәтләнгән рельеф бүләк итте

Мөхлисә Буби – Диния нәзарәте тарихында беренче хатын-кыз казыя (судья). 1917 елда ул Бөтенроссия мөселманнар съезды тарафыннан әлеге вазифага сайлана.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Санкт-Петербург Сәнгать академиясенең художество җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәтенә (Санкт-Петербург мөхтәсибәтенә) Мөхлисә Буби сурәтләнгән рельеф бүләк итте. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Винера Абдуллина Муса Бигиев, Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Мөхлисә Буби кебек татар мәгърифәтчеләренең бюстларын иҗат иткән инде. Мондый скульптур портретлар барлыгы егерме булыр дип көтелә.

Әлеге сериягә кергән эшләрнең идея авторы - Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры Дамир Мөхетдинов.

Мөхлисә Буби – Диния нәзарәте тарихында беренче хатын-кыз казыя (судья). 1917 елда ул Бөтенроссия мөселманнар съезды тарафыннан әлеге вазифага сайлана.

Казыя итеп сайланганчы, Мөхлисә Буби берничә хатын-кыз уку йортына җитәкчелек итә, мөгаллимәләр һәм мәгърифәтчеләр тәрбияли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100