news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дзержински шәһәрендә татар үзәге ачылды

Дзержински шәһәрендә татар үзәге ачылды

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Түбән Новгород төбәк милли-мәдәни мохтәрияте хәбәр итүенчә, Түбән Новгород өлкәсенең унҗиде меңгә якын татар яшәгән Дзержински шәһәрендә татар үзәге ачылган һәм аның рәисе итеп Гаяз Закиров билгеләнгән.

Дзержински мэры Владимир Бриккер сайлауалды кампаниясе вакытында татарларга биргән вәгъдәсен үтәп, шәһәр бюджетыннан үзәкнең ике хезмәткәренә – татар фольклоры һәм хореографиясе укытучыларына акча бүлеп биргән. Дәресләр 15нче мәктәп базасында үткәреләчәк. Анда укырга теләүче балалардан төркемнәр дә төзелгән инде. Якын киләчәктә үзәк каршында татар телен өйрәнү дәресләре дә ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot