Марсель Бакиров «Кыйссаи Йосыф» поэмасы белән бер чорда язылган әсәр табылуын әйтте

Галим фикеренчә, «Ана вә угыл» дастаны поэманың безнең җирлектә иҗат ителгәнен исбатлый.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Фольклорчы-галим Марсель Бакиров язучы Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы белән бер чорда иҗат ителгән «Ана вә угыл» дастаны барлыгын әйтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай әдәби музеенда галим Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсендә сөйләде.

«Зәйнәп апа „Ана вә угыл“ дастанын миңа яздырган иде. Бу — „Кыйссаи Йосыф“ поэмасының безнең җирлектә иҗат ителгәнен исбатларга ярдәм итә торган әсәр. Дастанда угыл анасының күзен чыгара, шуннан соң аны утта ягарга хөкем итәләр. Ана, түзә алмыйча, үзен утка ташлый. „Төн кыска, көн озын иде“, — дип языла анда. Аңлашыла, бу — безнең җирлек, чөнки көньякта андый күренеш була алмый», — диде ул.

Галим сүзләренчә, дастан «Кыйссаи Йосыф» поэмасы телендә иҗат ителгән. «Асылда, ул „Кыйссаи Йосыф“ белән бер чорда иҗат ителгән дастан.Бу мәгълүматларны Зәйнәп Максудова саклаган, ул беркемдә дә юк. Әлеге дастан кая киткән икән, Ташкентта ята микән? Зәйнәп апада Болгар чорыннан башлангыч ала торган материаллар бар иде. Ул әйберләр кая киткәндер, гаҗәпләнәм», — ди ул.

«Аңа багышлап язылган „Зәйнәп Максудова китапханәсе“ хезмәте яхшы эшләнелгән. Минем сизенүемчә, анда Зәйнәп апа архивындагы бөтен материал да урын алмаган. Мин Зәйнәп ападан Болгар чорына бәйләнешле материаллар язып алдым. Әлеге китапта да ул әйберләр юк. Әйтик, юкка чыккан Шәһри Кашан борынгы җыры. „Болгар ятимәләре“ җыры да бар. Болгар дәүләте кол сату белән дә шөгыльләнгән, ул шуңа бәйле», — диде ул.

Марсель Бакиров күп архив материалы булуга бер дә гаҗәпләнергә кирәкми дип саный. «Асылда, Академик үзәк ачылгач, халыкка борынгы язмалар тапшырырга әйткәннәр. Үзәк ябылганчы ук, Зәйнәп апа борынгы кулъязмаларны юкка чыгудан саклап калып, шәхси архивына туплаган. Зәйнәп апа Ташкенттан килеп, архивын сораганнары турында әйткән иде. Мин шикләнәм. Бәлки, аның архивының бер өлеше Ташкентта сакланадыр», — ди ул.