news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Журналист, алып баручы Илдар Кыямовның шигырьләр китабы дөнья күрде

Яңа китапка Илдар Кыямовның төрле елларда язылган йөзгә якын шигыре кергән.

Журналист, алып баручы Илдар Кыямовның шигырьләр китабы дөнья күрде
http://idel-tat.ru/

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Журналист, Татарстан Яңа Гасыр каналының алып баручысы Илдар Кыямовның фәлсәфи шигырьләр җыентыгы китап булып басылды. Бу хакта «Идел» журналы хәбәр итә.

«Җырларымда — җирсүем» китабы Татарстан китап нәшриятында әзерләнде. Илдар Кыямовның әлеге нәшриятны сайлавы очраклы түгел. Ул хезмәт юлын студент елларында ук нәкъ биредә башлаган иде. Яңа китапка Илдар Кыямовның төрле елларда язылган йөзгә якын шигыре кергән.

«Җырларымда — җирсүем» басмасы Илдар Кыямовның 50 яшьлеге уңаеннан, иганәчеләр ярдәме белән нәшер ителде. Китапның редакторы — танылган шагыйрь Газинур Морат.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100