news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтан татар журналисты: Татарстаннан гына ярдәм көтеп утыру дөрес түгел

III Санкт-Петербург татар медиафорумы нәтиҗәләре буенча Кәтифә Гайнетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләрен әйтте.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Санкт-Петербург журналисты һәм бизнес-киңәшчесе Кәтифә Гайнетдинова татарларның милли мәнфәгатьләрне кайгырту өчен дәүләттән ярдәм алырга хокуклы булуын, Татарстан ярдәменә генә өметләнүне дөрес түгел икәнен әйтте.

III Санкт-Петербург татар медиафорумы нәтиҗәләре буенча Кәтифә Гайнетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә фикерләрен әйтте. Ул медиафорумда модератор вазифасын башкарды.

«Татарлар бөтен дөньяга сибелгән, һәркем үзенчә яши. Милли үзаңны үстерүдә журналистларның роле зур. Санкт-Петербург татар медиафорумы җир шарының төрле җирләрендә иҗат итүче татар журналистларын, блогерларын туплап, тәҗрибә уртаклашу өчен үткәрелә. Үзеңчә генә эшләгәндә дөньяны киң итеп күзаллап булмый, вак әйберләргә төртеләсең. Тәҗрибә уртаклашу үз тирәлегеңнән киңрәк фикерләргә, глобаль процессларны аңларга ярдәм итә», — диде Кәтифә Гайнетдинова.

Өченче медиафорум хосусый массакүләм мәгълүмат чараларының тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланды. Дәүләтнеке булмаган порталлар, газеталар, радиостанцияләр табыш китерә аламы? Алар нәрсә хисабына яши? Бу сораулар күпләрне кызыксындыра. Омскида татар газетасы иганәче хисабына басылса, Сергачта татар радиосы дәүләт грантларын җәлеп итә, бизнес белән тыгыз эшләвен белдек. Кемнәрдер иганә ярдәмен дә куллана, реклама хисабына да яши. Төрле тәҗрибә каралды.

«Әстерханда яшәүче хезмәттәшебез Россия Президенты грантларына документлар тутырырга өйрәтәм дип ышандырды. Татарлар сан буенча илдә икенче халык, шуңа күрә милли мәнфәгатьләребезне кайгырту өчен дәүләттән ярдәм алырга хокуклыбыз. Татарстаннан гына ярдәм көтеп утыру дөрес түгел», — диде Кәтифә Гайнетдинова.

Кәтифә Гайнетдинова фикеренчә, хосусый массакүләм мәгълүмат чаралары халыкка якынрак тора һәм халык мәнфәгатьләрен яхшырак аңлый, чөнки коммерсант аудитория белән тыгыз бәйләнеше булган мәгълүмат чарасына гына акча кертә. «Дәүләт органнары халыкны иң нык борчыган мәсьәләләрне беләсе килсә, хосусый мәгълүмат чараларына игътибар итәргә тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100