Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алтайның «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге интеллектуаль уеннар турнирын башлады
Беренче уен ТАССРның 100 еллыгына багышланды һәм анда Татарстан тарихы һәм аның бөек эшлеклеләре темасы яктыртылды.
(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Алтай өлкәсенең «Дулкын» татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы интеллектуаль уеннарның яңа турнирын башлап җибәрде. Барлыгы дүрт уен планлаштырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уеннар сериясе «Алтайда татар мәдәнияте көннәре» проекты кысаларында планлаштырылган. Беренче уен оешма активистлары арасында яңа офиста узды. Уен ТАССРның 100 еллыгына багышланып, Татарстан тарихы һәм бөек эшлеклеләре темасын яктыртты. Командалар югары белем дәрәҗәсен күрсәтте һәм икенче тапкыр ярышырга теләк белдерде.
Чара Алтай краеның «Алтай краенда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында өлкә субсидиясе акчасына үткәрелә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз