news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җырчы Виталий Агапов: Керәшеннәрнең килеп чыгышы төрки-татардан

«Татар теле — туган телем. Татар теле булмаса, җырларым беркемгә дә кирәк булмас иде», — ди автор-башкаручы.

Җырчы Виталий Агапов: Керәшеннәрнең килеп чыгышы төрки-татардан
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык артисты, автор-башкаручы Виталий Агапов керәшен халкының килеп чыгышын төрки-татар дип атады.

«Телебез - татар икән, безнең килеп чыгышыбыз да — төрки-татар. Без — татар телле халыклар исәбеннән. Ул тел бетсә, без барыбыз да бетәчәкбез. Татар да, керәшен дә, мишәр дә калмый. Шуңа күрә телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны сакларга кирәк», — диде җырчы Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәгенә биргән интервьюсында.

Җырчы үзенең татар классында укыганын искә алды. «Аллага шөкер, татар телендә рәхәтләнеп аралашам, җырлыйм, шигырьләр язам. Татар теле — туган телем. Татар теле булмаса, җырларым беркемгә дә кирәк булмас иде. Бу җырларым аркылы мин үземне татар, керәшен халкына күрсәтә алдым. Алар мине җырчы, композитор буларак танытты», — ди ул.

«Үзегезнең телегезне, милләтегезне онытмагыз. Теле беткән халык — милләт түгел. Теле булмаган халык татар да, керәшен дә, чуваш та булмый. Бердәм булыйк, тату торыйк», — дип сөйләде Виталий Агапов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100